ТР Юстиция министрлыгы “Урман утырту көне” акциясендә катнашты

2012 елның 12 мае, шимбә
Бүген республикада гадәткә кергән “Урман утырту көне” табигатьне саклау акциясе үтә. Ул ихтыярый рәвештә уза һәм чарада күп кешенең катнашуы сөендерә. Болар – чын энтузиастлар һәм урманны яратучылар. Бу көнне һәр теләгән кеше үз агачын утыртып, урман байлыгын арттыруга үзеннән зур өлеш кертә ала.
Мондый изге эшкә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы хезмәткәрләре дә үзләреннән дә өлеш кертте. Акциядә катнашучылар “Шәһәр яны урманчылыгы” дәүләт казна учрежденисенең Матюшино участок урманчылыгындагы 99 нчы урман кварталы каенлыгында истәлекле утыртмаларга нигез салды.
Агачлар утырту эшенә ТР юстиция министры урынбасары Рагозина Н.В. җитәкчелек итте һәм һәммә кешегә көч-куәт биреп торды.
Каенлык – Казан шәһәре Совет районы халкының яратып ял итү урыны һәм “Сабантуй” милли бәйрәмен уздыру җире. Моннан алдагы елларда булып узган давыллар әлеге каенлыкка зур зыян китергән иде. Берничә елдан элеккеге матурлыкны яңадан утыртылган каен белән имәннәр кире кайтарыр.
 
ТР  Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International