Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Юстиция министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык тарихы
Элемтә өчен мәгълүмат
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Дәүләт хезмәтләре
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Аналитик материаллар
Түләүсез юридик ярдәм
Хокукый белем бирү
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү
Җирле үзидарә
Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты
Гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру
Товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Цифрлы трансформация
Ситуацион үзәк
Монополиягә каршы комплайнс
Файдалы мәгълүмат
Документлар
Планнар, программалар, проектлар
ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентлары
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаштырган документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Министрлыкның эчке документлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының исәпкә алу сәясәте
Татарстан Республикасы законнары җыентыгы
ТР дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан эшләнелә торган норматив хокукый актлар проектларын юридик-техник рәсмиләштерү буенча методик тәкъдимнәр
Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча гамәли тәкъдимнәр
Министрлык тарафыннан әзерләнгән ТР норматив хокукый актлары проектлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеге турындагы мәгълүматны мәгълүматтан файдаланучы гарызнамәсе буенча аңа бирү тәртибе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларны юллау
Сайтка ярдәм
Сәхифәләр
Гражданнар мөрәҗәгате
Министрлык җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Законнар
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Еш сорала торган сораулар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы
Федераль дәүләт органнарының кадрлар бүлекчәләре хезмәткәрләрен коррупциягә каршы укыту
2012 елның 15 мае, сишәмбе
Дмитрий Медведев Кремльдән китәр алдыннан быел федераль ведомстволарның кадрлар бүлекчәләрендәге 1000 хезмәткәрне коррупциягә каршы көрәш курсларына җибәрергә әмер бирде. Элеккеге президентның соңгы күрсәтмәләреннән берсендә (документ Кремльнең рәсми сайтында басылып чыккан) каралганча, түрәләрне “Федераль дәүләт органнары кадрлар хезмәте бүлекчәләренең коррупциягә караган хокук бозуларны профилактикалау функцияләре” дигән 36 сәгатьлек программа буенча укытуга килешү Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе (РХХһДХА) белән төзелгән. Хөкүмәт ел ахырында президент каршындагы Совет президиумына укыту эше нәтиҗәләрен һәм аны камилләштерү буенча тәкъдимнәрне үз эченә алган нотык бирергә тиеш була.
РХХһДХАнең “Югары идарә мәктәбе” үзәге директоры Михаил Мизулин “Ведомости” газетасына коррупция белән көрәшүчеләр өчен курсларның РХХһДХАдә инде ике ел укытылуы турында хәбәр итте. Бу чорда 1500 кеше тиешле әзерлек алырга өлгергән, а кайбер тәмамлаучылар академиягә мөгаллим булып кире әйләнеп кайткан. РХХһДХАдә коррупциягә каршы курсларны тыңлаучылар өчен махсус уку программасы эшләнгән. Ул Кремльнең дәүләт хезмәте һәм кадрлар идарәсендә килештерелгән (аерым алганда, анда тыңлаучыларга декларацияләрне тикшерү буенча чын күнекмәләр бирелүен таләп иткәннәр).
Уку планы 10 сәгать лекция һәм 26 сәгать гамәли дәрестән гыйбарәт. Мөгаллимнәр арасында – президентның Тикшерүдә тоту идарәсе, Генераль прокуратура һәм Юстиция
министрлыгы хезмәткәрләре. Кадрлар белән эшләүчеләр тренинглар барышында документлар белән эшләү күнекмәләрен, полиция белән үзара мөнәсәбәттә тора алуларын шомарталар: түрәне ришвәтчелеккә тартырга тырышу очраклары турында хәбәр ЭЭМның оператив тикшерүенә тапшырылырга тиеш. Ләкин төп көч репрессив гамәлләргә түгел, ә ришвәтчелек очракларын профилактикалауга ясала, дип ассызыклады Мизулин. “Процесска бизнес-структураларны да җәлеп итү турында уйлый башладык, чөнки коррупцияне профилактикалау – ул финанс агымнары белән дөрес идарә итү дә” – дип билгеләде директор.
“Дәүләт һәм муниципаль идарәне яңарту институты” фонды директоры Владимир Южаков кадрлар бүлекчәләренең коррупциягә каршы эш нәтиҗәлелегенең ачык күренмәвенә игътибар юнәлтте. Моның сәбәпләре, беренчедән, куела торган көчнең масштабын бәяләргә мөмкинлек бирердәй мониторинг системасының булмавында. Икенчедән, мондый хезмәтләрдә эшләүченең мөмкинлекләре чикләнгән булуда: кадрлар белән эшләүчеләрнең бу юнәлештә башкара алган иң югары гамәлләре – хокук саклау органнарына мөрәҗәгать юллау, ә аннары җавапны делога беркетеп кую. Чынлыкта исә түрәләрнең декларацияләре шкафларда тузанланып ятуларын дәвам итә. “Укыту кирәк, әмма нәрсәгәдер өйрәтү дә мөһим”, - дип кыскача йомгаклап куйды эксперт.
“Ведомости” газетасы буенча:
http://www.vedomosti.ru/politics/news/
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Җәмәгать судьялары тарафыннан каралган эшләр турында мәгълүмат һичшиксез Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының рәсми порталында урнаштырыла
Җәмәгать судьялары тарафыннан каралган эшләр турында мәгълүмат һичшиксез Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының рәсми порталында урнаштырыла
29
апрель, 2026 ел
Сезнең гаилә геройлары Җиңү көнендә "Үлемсез полк"ның бер өлеше булырга мөмкин!
9 майда без Бөек Ватан сугышы елларында Ватан өчен көрәшкән кешеләрне искә алабыз. Сезне онлайн-форматта бу мөһим акциягә кушылырга чакырабыз!
28
апрель, 2026 ел
Рөстәм Заһидуллин: “Суд участокларындагы иминлек - безнең эшнең өстенлекле юнәлеше”
Казанда Татарстан Республикасы Судьялары советы утырышы узды. Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин доклад белән чыгыш ясаганда суд участокларының куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым тукталды.
“Акыллы йорт” куркынычсызлыгы һәм хайваннарны яклау: “Лаборатория Касперского” “Цифрлы ликбез” проектының яңа сезоны өчен видеороликлар чыгарды
“Лаборатория Касперского” дүртенче ел рәттән “Мәгълүматлар икътисады” илкүләм проекты һәм “Технологик лидерлык” илкүләм максаты кысаларында гамәлгә ашырыла торган “Цифрлы ликбез” Бөтенроссия мәгърифәтчелек проектында катнаша. Яңа сезонда компания “Цифрлы икътисад” АНО белән берлектә һәм Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Цифрлар министрлыгы ярдәмендә актуаль кибер-янаулар турында ике яңа видеоролик әзерләгән. Беренчесе цифрлы технологияләр ярдәмендә акыллы йортны һәм хайваннарны ничек сакларга икәнен аңлатса, икенчесе цифрлаштырылган яшәештә киберкуркынычсызлык буенча “зарарлы киңәшләрне” реаль эшли торган кагыйдәләрдән аерырга өйрәтәчәк. Видеороликлар һәм аларга методик материаллар цифровойликбез.рф сайтында бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз