2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасының үтәлешенә мониторинг

2012 елның 17 мае, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы 2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасының бу елның 1 кварталында үтәлешенә мониторинг үткәрде.
ТР Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хәбәр иткәнчә, күрсәтелгән программаның барлык башкаручылары да -Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары, хокук саклау органнары һәм иҗтимагый оешмалар - программадагы гамәлләрнең тормышка ашырылуы турында мәгълүмат биргән.
Республика башкарма хакимияте органнарының күпчелеге (32 башкарма хакимият органының 24е) мәгълүматны вакытында тапшырган, 8 башкарма хакимият органы (ТР Икътисад министрлыгы, ТР Хезмәт һәм халыкны эш белән тәэмин итү министрлыгы, ТР Финанс министрлыгы, ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы, ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, “Татмедиа” республика агентлыгы) мәгълүматны соңга калып җиткергән.
45 муниципаль район һәм шәһәр округының 30ы – вакытында, 15е (Алабуга, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Чүпрәле, Аксубай, Баулы, Теләче, Кайбыч, Югары Ослан, Азнакай, Буа, Спасс, Саба, Минзәлә районнары) – соңга калып тапшырган.
Алынган мәгълүматларны анализлау һәм урыннарга чыгып үткәрелгән тикшерүләр программа гамәлләренең, тулаем алганда, башкарылуын күрсәтте.
2012-2014 елларга Коррупциягә каршы комплекслы республика программасының үтәлешенә мониторинг белән Министрлык сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегендә http://minjust.tatarstan.ru/rus/info.php?id=400887 танышырга мөмкин.
 
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International