Вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурс турында белдерү
2012 елның 22 мае, сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР Лениногорск районы һәм Лениногорск шәһәре җәмәгать судьялары аппараты консультанты һәм Казан шәһәре Авиатөзелеш районы 2 номерлы суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
Квалификациягә карата таләпләр: югары юридик белем, дәүләт хезмәтенең кече төркеме вазыйфаларында алты айдан ким булмаган дәүләт хезмәте стажы яисә белгечлек буенча бер елдан ким булмаган хезмәт стажы.