Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасы
Юстиция министрлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Министрлык турында
Максатлар һәм бурычлар
Министрлык җитәкчелеге
Министрлык структурасы
Министрлык тарихы
Элемтә өчен мәгълүмат
Ведомство буйсынуындагы оешмалар
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет
Эшчәнлек
Дәүләт хезмәтләре
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы тору
Аналитик материаллар
Түләүсез юридик ярдәм
Хокукый белем бирү
Җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү
Җирле үзидарә
Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитеты
Гражданнарның җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыру хокукларын гамәлгә ашыру
Товарлар китерүгә, эшләр башкаруга, хезмәтләр күрсәтүгә заказлар урнаштыру турында мәгълүмат
Цифрлы трансформация
Ситуацион үзәк
Монополиягә каршы комплайнс
Файдалы мәгълүмат
Документлар
Планнар, программалар, проектлар
ТР Юстиция министрлыгы тарафыннан дәүләт хезмәтләре күрсәтүнең административ регламентлары
Министрлыкның эшчәнлеген регламентлаштырган документлар
Министрлык эшчәнлегенә кагылышлы документлар
Министрлыкның эчке документлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының исәпкә алу сәясәте
Татарстан Республикасы законнары җыентыгы
ТР дәүләт хакимияте башкарма органнары тарафыннан эшләнелә торган норматив хокукый актлар проектларын юридик-техник рәсмиләштерү буенча методик тәкъдимнәр
Норматив хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрү буенча гамәли тәкъдимнәр
Министрлык тарафыннан әзерләнгән ТР норматив хокукый актлары проектлары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы эшчәнлеге турындагы мәгълүматны мәгълүматтан файдаланучы гарызнамәсе буенча аңа бирү тәртибе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Матбугат хезмәте
Атналык план
Пресс-релизлар
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Контактлар
Яңалыкларны юллау
Сайтка ярдәм
Сәхифәләр
Гражданнар мөрәҗәгате
Министрлык җитәкчелегенең гражданнарны кабул итү тәртибе һәм вакыты
Законнар
Гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау турында хисаплар
Еш сорала торган сораулар
Интернет кабул итү бүлмәсе
Дәүләт органы тарафыннан кабул ителгән норматив хокукый актларга һәм бүтән карарларга шикаять белдерү тәртибе
Татарстан Республикасы Министрлыклары
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы
ТР Әтнә районы җирле үзидарә органнарына юридик ярдәм күрсәтелде
2012 елның 23 мае, чәршәмбе
2012 елның 22 маенда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокукый мәсьәләләр буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлек оештыру департаменты белгечләре Әтнә муниципаль районында җирле үзидарә органнарына мәгълүмат-консультация бирү буенча юридик ярдәм күрсәтте, шулай ук коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне һәм административ комиссиянең эшен оештыруны тикшерде.
Район җитәкчелеге Олы Әтнә авыл җирлегендә барлык район авыл җирлекләренең очрашуын оештырды. Аның барышында авыл җирлекләренең вазыйфаи затларына хокукый ярдәм күрсәтелде.
Җирлек башлыкларына федераль һәм республика законнарындагы соңгы үзгәрешләр, аерым алганда, “Коррупциягә каршы тору өлкәсендә дәүләт тарафыннан идарә итүне камилләштерү белән бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 2011 елның 21 ноябрендәге 329-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә коррупциягә каршы тору өлкәсендә муниципаль норматив хокукый актлар эшләү һәм кабул итү зарурлыгы турында мәгълүмат бирелде. Җирлек башлыклары белән шулай ук җирле үзидарә органнары һәм күзәтү органнарының үзара мөнәсәбәтләре механизмы һәм гидротехник корылмаларның куркынычсызлыгын тәэмин итүгә кагылышлы булган мәсьәләләр турында фикер алышынды.
Башлыклар белән очрашуда Әтнә муниципаль районы Башлыгы урынбасары Л.А.Гарапова катнашты.
Тапшырылган дәүләт вәкаләтләренең җирле үзидарә органнары тарафыннан башкарылуын тикшерүдә тоту максатында, Департамент белгечләре Әтнә муниципаль районы административ комиссиянең эшчәнлеген тикшерде. Тикшерү барышында административ хокук бозулар турында федераль һәм республика законнары, шул исәптән “Муниципаль районнарның һәм шәһәр округларының җирле үзидарә органнарына административ комиссияләр төзү һәм аларның эшчәнлеген оештыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” 2005 елның 30 декабрендәге 144-ТРЗ номерлы Татарстан Республикасы Законы таләпләренең үтәлеше өйрәнелде.
Административ комиссия тарафыннан хокукка кагылышлы консультацияләр, аның эшчәнлеген алга таба камилләштерүгә һәм административ хокук бозуларны бетерү гамәлләрен профилактикалауны көчәйтүгә юнәлтелгән тиешле теләк-тәкъдимнәр бирелде.
Муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына
коррупциягә каршы экспертиза үткәрүнең оештырылуын өйрәнү максатларында, әлеге эшнең Әтнә муниципаль районында торышы тикшерелде.
Муниципаль норматив хокукый актларга һәм аларның проектларына
коррупциягә каршы экспертиза үткәрү өчен җаваплы вазыйфаи затларның эшенә анализ 2011 елның 1 кварталы һәм 2012 елның 1 кварталы нәтиҗәләреннән чыгып ясалды.
ТР Юстиция министрлыгының Матбугат хезмәте
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Җәмәгать судьялары тарафыннан каралган эшләр турында мәгълүмат һичшиксез Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының рәсми порталында урнаштырыла
Җәмәгать судьялары тарафыннан каралган эшләр турында мәгълүмат һичшиксез Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының рәсми порталында урнаштырыла
29
апрель, 2026 ел
Сезнең гаилә геройлары Җиңү көнендә "Үлемсез полк"ның бер өлеше булырга мөмкин!
9 майда без Бөек Ватан сугышы елларында Ватан өчен көрәшкән кешеләрне искә алабыз. Сезне онлайн-форматта бу мөһим акциягә кушылырга чакырабыз!
28
апрель, 2026 ел
Рөстәм Заһидуллин: “Суд участокларындагы иминлек - безнең эшнең өстенлекле юнәлеше”
Казанда Татарстан Республикасы Судьялары советы утырышы узды. Юстиция министры Рөстәм Заһидуллин доклад белән чыгыш ясаганда суд участокларының куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым тукталды.
“Акыллы йорт” куркынычсызлыгы һәм хайваннарны яклау: “Лаборатория Касперского” “Цифрлы ликбез” проектының яңа сезоны өчен видеороликлар чыгарды
“Лаборатория Касперского” дүртенче ел рәттән “Мәгълүматлар икътисады” илкүләм проекты һәм “Технологик лидерлык” илкүләм максаты кысаларында гамәлгә ашырыла торган “Цифрлы ликбез” Бөтенроссия мәгърифәтчелек проектында катнаша. Яңа сезонда компания “Цифрлы икътисад” АНО белән берлектә һәм Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Цифрлар министрлыгы ярдәмендә актуаль кибер-янаулар турында ике яңа видеоролик әзерләгән. Беренчесе цифрлы технологияләр ярдәмендә акыллы йортны һәм хайваннарны ничек сакларга икәнен аңлатса, икенчесе цифрлаштырылган яшәештә киберкуркынычсызлык буенча “зарарлы киңәшләрне” реаль эшли торган кагыйдәләрдән аерырга өйрәтәчәк. Видеороликлар һәм аларга методик материаллар цифровойликбез.рф сайтында бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз