ТР Юстиция министрлыгында Экспертлар советы утырышы

2012 елның 8 августы, чәршәмбе

Кичә, 2012 елның 7 августында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый мәсьәләләр буенча тармакара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы булды. Көн тәртибенә 4 закон проекты куелган иде. Шуларның икесе – федераль закон проекты, аерым алганда “Балыкчылык һәм суның биологик байлыкларын саклап калу турында” Федераль законның 26 статьясына үзгәреш кертү хакында”, “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”, икесе – Татарстан Республикасы законы проекты, аерым алганда “Татарстан Республикасында урманнардан файдалану турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында”, “Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәте турында” Татарстан Республикасы Законының 32 статьясына үзгәрешләр кертү хакында”. Республика законнарына үзгәрешләр кертү аларны федераль законнарга туры китерү белән бәйле.

“Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”  закон проекты балыкчылык һәм су биоресурсларын саклап калу һәм аларны тапшыру өлкәсендә, аның Россия Федерациясенең эчке төче сулы сулыкларында аулауга кагылышлы өлешендә дәүләт контроле (күзәтүе) өлкәсендә федераль вәкаләтләрне үзәктән Россия Федерациясе субъектлары дәрәҗәсенә тапшыруга юнәлтелгән. Закон проектын кабул итү Россия Федерациясе субъектлары дәүләт хакимияте органнарына Россиянең эчке төче сулы сулыкларында балыкчылык һәм су биоресурсларын саклап калу өлкәсендә нәтиҗәле дәүләт контроле (күзәтүе) системасын төзергә мөмкинлек бирәчәк.

“Балыкчылык һәм суның биологик байлыкларын саклап калу турында” Федераль законның 26 статьясына үзгәреш кертү хакында” федераль закон проекты балыкчылык һәм суның биологик байлыкларын саклап калу турында законнарны камилләштерү максатларында әзерләнде.

Фикер алышканнан соң, барлык закон проектлары да Экспертлар советы тарафыннан хупланды һәм Хокук мәсьәләләре буенча тармакара координацияләү комитетының киләсе утырышының көн тәртибенә кертелде.

                                                                                                     

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International