Татарстан Республикасында җәмәгать судьяларының санын арттыру турында

2012 елның 12 сентябре, чәршәмбе

Кичә, 2012 елның 11 сентябрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының закон чыгару инициативасы буенча РФ ФС Дәүләт Думасының Пленар утырышында “Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать судьяларының гомуми саны һәм суд участокларының исәбе турында” Федераль законның 1 статьясына үзгәреш кертү хакында” федераль закон проекты (Татарстан Республикасында җәмәгать судьяларының санын арттыру турында) каралды.

Утырышта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы вәкиле, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов нотык сөйләде.

Югарыда күрсәтелгән Федераль законга үзгәрешләр кертү гражданнарның суд эшчәнлегеннән файдалану мөмкинлеген тәэмин итүгә, шулай ук гадел хөкемнең үз вакытында һәм сыйфатлы чыгарылуына, Татарстан Республикасында җәмәгать судьяларына йөкләнешне җәмәгать судьяларының санын һәм, шуңа ярашлы рәвештә, суд участокларының санын алты берәмлеккә, ягъни 182 дән 188 кадәр  арттыру юлы белән тигезләүгә юнәлтелгән.

Закон проекты беренче укылышта кабул ителде.

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International