ТР Дәүләт Советы утырышында

2012 елның 13 сентябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы ТР Дәүләт Советы утырышында ТР юстиция министры М.М.Корманов Татарстан Республикасында муниципаль торак контролен гамәлгә ашыру тәртибен һәм муниципаль торак контролен оештырганда һәм гамәлгә ашырганда Татарстан Республикасы дәүләт торак күзәтчелеге органының муниципаль торак контроле органнары белән хезмәттәшлек итү тәртибен билгеләүгә юнәлтелгән “Гражданнарның торак хокукларын яклауны тәэмин итү турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проектын тәкъдим итте.
Россия Федерациясе Торак кодексының 20 статьясындагы 2 өлеше нигезендә республика дәүләт торак күзәтчелеге, дәүләт торак күзәтчелеген оештыру һәм үткәрүгә карата Россия Федерациясе Хөкүмәте тарафыннан куелган таләпләрне исәпкә алып, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан билгеләнгән тәртиптә гамәлгә ашырыла.
Закон проекты беренче укылышта кабул ителде.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International