ТР Чүпрәле районында 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларын гамәлгә ашыру турында

2012 елның 14 сентябре, җомга
2012 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге белгечләре 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының ТР Чүпрәле муниципаль районында үтәлешенә күчмә тикшерү үткәрде.
Тикшерүчеләр район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясен, муниципаль хезмәткәрләрнең хезмәт урынындагы тәртибенә карата таләпләрнең үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясен оештыру һәм аларның эшләве мәсьәләләре, районда муниципаль норматив хокукый актларга (норматив хокукый актлар проектларына) коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре, шулай ук республика программасының гамәлгә ашырылуы җирле үзидарә органнарына беркетелгән аерым чараларын үтәү барышы белән кызыксынды.
Тикшерү үткәрү кысаларында район башлыгының коррупциягә каршы тору мәсьәләләре буенча яңа гына билгеләнгән ярдәмчесе А.М.Хасановка коррупциягә каршы чараларны үтәү мәсьәләләре буенча консультация ярдәме күрсәтелде.
Тикшерү нәтиҗәләре буенча район Советы аппараты җитәкчесе Э.С.Әхмәтов һәм районда коррупциягә каршы чаралар уздыру өчен җаваплы затлар катнашында киңәшмә үткәрелде.
Киңәшмә барышында тикшерүчеләр законнардагы коррупциягә каршы тору өлкәсенә караган үзгәрешләргә Чүпрәле районы җирле үзидарә органнарының оператив җавап бирүе билгеләп үтелде. Шулай, районның коррупциягә каршы муниципаль программасына 2012 елның 28 августында “Россия Федерациясенең аерым закон актларына коррупциягә каршы тору өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерү белән бәйле үзгәрешләр кертү турында” 2011 елның 21 ноябрендәге 329-ФЗ номерлы Федераль законда һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасын раслау турында” 2011 елның 18 августындагы 687 нче карары белән расланган 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасына үзгәрешләр кертү хакында” 2012 елның 17 августындагы 713 нче карарында каралган үзгәрешләр кертелгән.
Тикшерү нәтиҗәләреннән чыгып, коррупциягә каршы тору эшен яхшыртуга кагылган теләк-тәкъдимнәр бәян ителгән белешмә, алга таба эшендә куллану өчен, Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Т.Д.Нагумановка юлланачак.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International