Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының киңәйтелгән утырышы турында

2012 елның 17 сентябре, дүшәмбе
2012 елның 14 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының утырышлар залында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координацияләү комитетының киңәйтелгән утырышы булды.
Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов йөкләмәсе буенча Комитет утырышында индивидуаль торак төзелеше өчен бүлеп бирелгән җир кишәрлекләрендә күпфатирлы йортлар төзү мәсьәләсе каралды.
Утырышта индивидуаль торак төзелеше өчен бүлеп бирелгән җир кишәрлекләрендә күпфатирлы йортларны төзүчеләргә Россия ГХМның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Казан шәһәре Идел буе районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге бүлеге тарафыннан бирелгән бәяләмәләр турында РФ Гражданнар оборонасы, гадәттән тыш хәлләр һәм табигать бәла-казалары китергән зыянны бетерү буенча министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе – күзәтчелек эшчәнлеге идарәсе җитәкчесе С.В.Сергеев җиткерде.
Күрсәтелгән торак йортларны төзегәндә экологик нормаларның бозылмавы турында бирелгән “Геотехнологияләр” ҖЧҖ бәяләмәсенә кагылышлы хәл хакында Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры урынбасары А.Э.Калайда чыгыш ясады.
Моннан тыш, Татарстан Республикасында җир кишәрлекләренә кадастр хакы кую проблемаларына кагылышлы мәсьәлә турында сөйләшүдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектуры һәм ТКХ министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, Федераль Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенең ТР буенча идарәсе, “Федераль Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәте”нең Татарстан Республикасы буенча ФБУ филиалы, “Җир” республика кадастр үзәге, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге җитәкчеләре катнашты.
Әлеге мәсьәлә җентекле карап тикшерүне таләп иткәнгә күрә, аны карауны Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, комитет рәисе Р.Ф.Моратовтагы киңәшмәдә дәвам итү турында карар чыгарылды. Сөйләшүгә бу өлкәдәге белгечләр дә җәлеп ителәчәк.
Комитет утырышында шулай ук ике закон проекты тикшерелде: аерым коммерция структураларына үз хокукларын явыз ният белән кулланырга мөмкинлек бирүче торак законнарындагы ачык урыннарны бетерүгә юнәлтелгән “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” федераль закон проекты һәм “Татарстан Республикасында җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыруга гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында” Татарстан Республикасы законы проекты.
Карап тикшерү нәтиҗәсе буларак, беренче закон проектын эшләп бетерегә тәкъдим ясалды, ә икенче закон проекты, берникадәр техник-юридик һәм редакцион төзәтмәләрне исәпкә алып, хупланды.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International