Фикер алышуда Татарстан Республикасы Президенты Аппараты, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге вәкилләре катнашты. Киңәшмәне Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов алып барды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының “2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасын раслау турында” 2011 елның 18 августындагы 687 нче карары белән расланган 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чаралары исемлегенең 1.4.9 пунктын үтәү максатында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре советы белән берлектә җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрнең бер өлешен тапшыру турында килешү проекты һәм җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрнең бер өлешен тапшыру турында килешүне гамәлгә ашыру буенча муниципаль берәмлекләрдәге авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары һәм муниципаль районның җирле үзидарә органнарының үзара хезмәттәшлеге регламенты проекты эшләнде.
Ике проект та Татарстан Республикасы Прокуратурасында хокукый экспертиза үтте, уңай бәя алды. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты каршындагы Икътисадый һәм социаль тикшеренүләр үзәге коррупциягә каршы көрәш чараларын башкару буенча тапшырылган вәкаләтләрнең бер өлешен гамәлгә ашыру өчен муниципаль районга бирелгән субвенцияләрнең күләмен исәпләү методикасы проектын әзерләде.