Татарстан Республикасында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү көне нәтиҗәләре

2012 елның 27 сентябре, пәнҗешәмбе
2012 елның 21 сентябрендә Татарстан Республикасында Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге һәм Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан оештырылган Түләүсез юридик ярдәм көне узды.
Чара гадәт буенча Россия юристлары ассоциациясе башлынгычы белән тормышка ашырылучы Түләүсез юридик ярдәм көнен уздыру Бөтенроссия акциясе кысаларында үтте.
Бу көнне 185 нотариус, 181 адвокат, 99 прокуратура хезмәткәре, шулай ук Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Конституция суды һәм РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчелеге һәм белгечләре катнашты. Республиканың һәр муниципаль районында халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү нокталары һәм Казан, Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлегенең халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләре эшләде. Моннан тыш, Россия Президентының Татарстан Республикасындагы кабул итү бүлмәсе (Кремль ур., 12 й.), “Бердәм Россия” партиясе рәисе Д.А.Медведевнең җәмәгатьчелекне төбәктә кабул итү бүлмәсе (К.Маркс ур., 31/7 й.) хезмәт күрсәтте.
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү нокталары турында халыкка белдерү өчен барлык түләүсез юридик ярдәм үзәкләре һәм җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләре исемлеге Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтына урнаштырылган иде.
Статистика күрсәткәнчә, түләүсез юридик ярдәм көннәрендә Татарстан халкының ихтыяҗы зур. Кабул итү барышында хокукый ярдәм 466 кешегә күрсәтелде. Консультация алган күпчелек халыкның социаль якланмаган категориясенә карый, аерым алганда, 278 пенсионер, 33 эшсез, 43 бюджет өлкәсе хезмәткәре, 112 башка өлкәләрдә эшчәнлек алып баручы.
Түләүсез юридик ярдәм күрсәтү нокталарына консультация сорап мөрәҗәгать ителгән мәсьәләләр төрле өлкәләргә карый: мөлкәтне мирас итеп алу – 128, социаль тәэмин итү – 61, алиментлар түләтү – 32, акча суммалары түләттерү – 23, торакка хокукларны гамәлгә ашыру – 8, хезмәт хокукын – 36 һәм гаилә законнарын куллану – 17, алыш-бирешләр төзү һәм ясау – 22, шулай ук җиргә караган мөнәсәбәтләр – 41, опека һәм попечительлек, милекчелек хокукын яклау һәм башкалар.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International