«Халык балыкчысы» Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында эшли

2012 елның 25 сентябре, сишәмбе
2012 елның 21-22 сентябрь көннәрендә Татарстан Республикасында “Халыкча балык тоту – 2012” Бөтенроссия фестиваленең дүртенче йомгаклау этабы булды. Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге җитәкчесе урынбасары Антон Воробьев, әлеге бәйгедә катнашып, фестивальнең “Халык балыкчысы” дигән төп номинациясендә мактаулы 3 нче урынны алды.
Берничә баскычтан гыйбәрәт фестиваль февраль аенда башланып киткән иде. Моңа кадәрге 3 этап чиратлашып Мәскәү, Астрахань һәм Самара өлкәләрендә узды. IV йомгаклау этабы Татарстанда оештырылды, анда Россиянең төрле төбәкләреннән, шул исәптән Татарстаннан, Мәскәүдән, Санкт-Петербургтан, Самара, Свердловск, Оренбург, Ульяновск, Түбән Новгород өлкәләреннән һ.б. килгән 180 һәвәскәр балыкчылар катнашты.
Фестивальне оештыручылар билгеләп узганча, Татарстан этабы иң күп кешене җыйганы һәм иң тамашалысы булды.
Җиңүчеләрне 7 номинациядә билгеләделәр, аларның иң дәрәҗәлесе – “Халык балыкчысы”. Әлеге номинациядә 1 нче урынны яулаучыга «ВАЗ-21213 Нива» автомобиле тапшырылды. 2 нче һәм 3 нче урыннар өчен бүләк итеп, шул ук тәртиптә барганда, көймә (моторсыз) һәм көймә моторы бирелде. Калган “Иң мөхтәрәм катнашучы”, “Иң яшь катнашучы”, “Иң гүзәле һәм сөйкемлесе”, “Иң тәмле уха”, “Иң зур балык”, “Җиңүгә омтылыш өчен” номинацияләрендә шулай ук үз җиңүчеләре билгеләнде.
Антонны бәйгедә җиңүе белән котлыйбыз!
 
 ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
 
Фото http://www.tatar-inform.ru сайтыннан
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International