Татарстан Республикасында максатчан җәмәгать юстициясен үстерү программасы расланды

2012 елның 26 сентябре, чәршәмбе
2012 елның 20 сентябрендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты карары белән “2013-2015 елларга Татарстан Республикасында җәмәгать юстициясе институтын үстерү” озак вакытлы максатчан программасы расланды. Ул Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры .Ш. Халиков йөкләмәләренә ярашлы рәвештә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан эшләнде.
Җәмәгать юстициясе – Россия дәүләтендәге суд системасының мөһим состав өлеше, ул - җинаять  һәм гражданлык эшләрен карау буенча төп эш башкаручы.
Хәзерге вакытта Татарстан Республикасында 182 җәмәгать судьясы эшли, алар тарафыннан барлык җинаять эшләренең 46 проценты, барлык гражданлык эшләренең 76 проценты һәм барлык административ хокук бозулар турындагы эшләрнең 97 проценты карап тикшерелә. Әлеге институтның торышыннан, аерым алганда, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү мәсьәләләренең хәл ителешенә республикабыздагы суд эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге турыдан-туры бәйле.
Программаның төп бурычлары: җәмәгать судьяларының суд участокларын урнаштыру өчен шартларны яхшырту; суд участокларының террорчылыкка каршы торучанлыгын техник яктан ныгыту дәрәҗәсен күтәрү; суд участокларының матди-техник тәэминатын ныгыту; җәмәгать судьяларының һөнәри дәрәҗәләрен арттыру.
Программаны финанслау күләме якынча 186 млн. сум тәшкил итә, әлеге сумма республика бюджетыннан бүлеп биреләчәк.
 
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International