Мамадыш муниципаль районы җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү

2012 елның 28 сентябре, җомга
2012 елның 27 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы бүлеге, мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы белгечләре, муниципаль районның җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү өчен, Мамадыш муниципаль районына чыктылар.
Район җитәкчелеге килгән белгечләрне районның авыл җирлекләре башлыклары белән очраштырды. Очрашу барышында җирле үзидарә законнарындагы соңгы үзгәрешләр, террорчылык һәм экстремизмны профилактикалау максатларында вөҗдан иреге һәм дини берләшмәләр турындагы законнарны, коррупциягә каршы тору турындагы законнарны тормышка ашыру хакында мәгълүмат бирелде.
Очрашу барышында Юстиция министрлыгы һәм Муниципаль берәмлекләр советы вәкилләре җирле үзидарә органнарының вәкаләтләрен тормышка ашырганда барлыкка килүче мәсьәләләр буенча авыл җирлекләре башлыкларының сорауларына җавап бирделәр. Шулай ук муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару мәсьәләләре, 2012-2014 елларга комплекслы республика программасының җирле үзидарә органнарына кагылышлы чараларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча консультация ярдәме күрсәтелде.
Моннан тыш, Халыкара өлкәннәр көненә багышланган чаралар кысаларында Департаментның аналитика һәм норматив-методик эш бүлеге җитәкчесе Р.У.Гарипов һәм Муниципаль берәмлекләр советының юридик бүлеге җитәкчесе А.Р.Сәгыйтов гражданнарны кабул иттеләр.
Күрсәтелгән чараларны уздыру нәтиҗәләре буенча Мамадыш муниципаль районы башлыгы урынбасары катнашында эш киңәшмәсе булды, анда югарыда күрсәтелгән юнәлешләр буенч эшне алга таба камилләштерү юллары билгеләнде.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International