2012 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы Татарстан Республикасы Президентындагы киңәшмәнең 2012 елның 15 сентябрендәге 37-пр номерлы беркетмәсенең 6 пунктын үтәү максатында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең юридик хезмәтләре хезмәткәрләрен укытуны оештырды. Югарыда күрсәтелгән чараны уздыру Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов белән килештерелде һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры И.Ш.Халиковның теләктәшлеген алды.
Укытуның максаты муниципаль берәмлекләрнең юридик хезмәтләре хезмәткәрләренең судларда җирле үзидарә органнарының мәнфәгатьләрен белдерү һәм яклау буенча җаваплылыгын, һөнәри осталыгын арттырудан гыйбарәт.
Укуларның беренче дәресе индивидуаль торак төзелеше өчен бүлеп бирелгән җир кишәрлекләрендә законсыз күпфатирлы йортлар төзү темасына багышланды.
Семинарда катнашучыларга беренче сүзне Татарстан Республикасы юстиция министры М.М. Корманов җиткерде. Ул тыңлаучыларга үткәрелә торган чараның әһәмиятлелеге турында белдерде һәм программада билгеләнгән сораулар буенча фикер алышуларда актив катнашырга өндәде.
Семинарда министрлык һәм ведомство, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Татарстан Республикасы Югары суды, Татарстан Республикасы Арбитраж суды белгечләре, юридик югары уку йортларының мөгаллимнәре катнашты.
Чыгышларның һәркайсы да диярлек тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты, сораулар да күп бирелде, ә ТР Прокуратурасы хезмәткәре чыгышы вакытында индивидуаль торак төзелеше өчен бүлеп бирелгән җир кишәрлекләрендә законсыз күпфатирлы йортлар төзүне булдырмау буенча бергә алып барыла торган эш барышында җирле үзидарә органнарының прокуратура органнары арасындагы үзара мөнәсәбәтләре мәсьәләсе буенча дикуссия булды. К(Идел буе) ФУның гражданлык һәм эшкуарлык кафедрасы мөдире Челышев Михаил Юрьевичның, Татарстан Республикасы Арбитраж судының суд практикасын анализлау һәм гомумиләштерү бүлеге җитәкчесе урынбасары Шкаликов Роман Романовичның һәм семинардагы башка катнашучыларның чыгышларын аерым игътибар белән тыңладылар
Тыңлаучылар чыгыш ясаучылардан слайдларын бирүләрен үтенделәр һәм тематик җыентыкны әзерләү һәм, эштә куллану өчен, урыннарга юнәлтү тәкъдимен хупладылар.
Киләсе семинарны 2012 ел октябренең соңгы җомгасында уздыру турында сөйләштеләр. Муниципаль берәмлекләргә киләсе семинарларда фикер алышырга теләгән иң мөһим сорауларны 15 октябрьгә кадәр министрлыкка юлларга тәкъдим ителде.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте