2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларын тормышка ашыруны тикшерү

2012 елның 1 октябре, дүшәмбе

25 сентябрьдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында мәгълүмат-аналитика эше, координацияләү һәм планлаштыру бүлеге хезмәткәрләре Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов тарафыннан расланган тикшерүләр графигы нигезендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсендә 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасы чараларының башкарылуын тикшерделәр.Тикшерүчеләр Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе каршындагы Коррупциягә каршы комиссиянең, Дәүләт хезмәткәрләренең хезмәт урынындагы тәртибенә карата таләпләрнең үтәлешен булдыру һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясенең оештырылу һәм эшләү мәсьәләләре, ведомство норматив хокукый актларына (норматив хокукый актлар проектларына) коррупциягә каршы экспертиза оештыру һәм үткәрү мәсьәләләре, шулай ук республика программасының Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнарына башкару беркетелгән башка чараларының үтәлү барышы каралды.Тикшерү нәтиҗәләре буенча Идарә башлыгы урынбасары Б.Т.Хафизов катнашында киңәшмә үткәрелде.Киңәшмә барышында Идарә рәсми сайтының “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең даими тулыландырылуы ассызыкланды.Коррупциягә каршы тору эшен яхшырту буенча тәкъдимнәрне үз эченә алган тикшерү нәтиҗәләре белешмәсе, алга таба эштә куллану өчен, Идарәгә җибәреләчәк. Күрсәтелгән белешмә белән Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы сайтында “Коррупциягә каршы тору” бүлегенең “2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасының үтәлешен тикшереп тору” бүлекчәсендә танышырга мөмкин булачак.

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International