“Депортацияләнергә яисә РФдан административ куылырга тиешле чит ил гражданнарын һәм гражданлыклары булмаган затларны вакытлыча тоту үзәге" ТР дәүләт бюджет учреждениесе эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә

2012 елның 3 октябре, чәршәмбе
2012 елның 1 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан гамәлгә куелучы "Депортацияләнергә яисә РФдан административ куылырга тиешле чит ил гражданнарын һәм гражданлыклары булмаган затларны вакытлыча тоту узәге" ТР дәүләт бюджет учреждениесе (алга таба - Үзәк) эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә булды.
Үзәк суд карары буенча депортацияләнергә яисә РФдан административ куылырга тиешле чит ил гражданнарын һәм гражданлыклары булмаган затларны вакытлыча тоту өчен булдырыла һәм ул үз эшен 2013 елның 1 гыйнварыннан башларга тиеш.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Федераль миграция хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, "Татинвестгражданпроект" ДУП, 'Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе" ДКУ, "СМУ-2" ҖЧҖ, "Халыкара бизнес-үзәк" ҖЧҖ белгечләре катнашты.
Киңәшмәдә учреждениене финанслауга, бинаны ремонтлауга, Үзәк эшчәнлеген оештыруга, шулай ук Үзәк Уставын якын арада раслауга кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышынды.
Фикер алышу нәтиҗәләре буенча, Үзәк Уставын 2012 елның 6 октябренә кадәр Татарстан Республикасы законнарында билгеләнгән тәртиптә расларга, дигән карар чыгарылды.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International