Юстиция министры М.М.Кормановның бүгенге эш көне “Татарстан” ДТРК редакциясенә визитыннан башланып китте, анда ул республикада уздырылучы Өлкәннәр атналыгына багышланган туры эфирда катнашты. Журналист Разин Нуруллин тарафыннан диалог рәвешендә алып барыла торган “Яңа көн” – “Новый день” рубрикасы, иртәнге вакытка карамастан – аның эфир вакыты иртәнге 7дән алып 8 гә кадәр – һәрвакыттагыча, радио тыңлаучыларда зур кызыксыну уятты. Моңа дәлил – эфирга чыккан күпсанлы шалтыратулар.
Мидхәт Мәзгут улы, барлык радио тыңлаучыларны Өлкәннәр декадасы белән тәбрик иткәннән соң, аудиториягә РФ һәм ТР Конституцияләренең нигезләмәләрен, шулай ук Россия Федерациясендә һәм Татарстан Республикасында өлкәннәрнең статусы, аларның хокукый һәм социаль яклануын искә төшереп үтте, халыкка хезмәт күрсәтүнең түләүсез юридик ярдәм кебек нәтиҗәле рәвешенә аерым басым ясады. Аудитория, министрның тыңлаучыларны борчыган һәм аларның проблемалары турындагы сорауларны тыңларга һәм закон ягыннан җавап бирергә әзер булуына җавап итеп, күпсанлы сорауларын бирергә ашыкты. Алар тарифлар үсү шартларында торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләү, өлкән яшьтәгеләргә адреслы социаль ярдәм күрсәтү, торак шартларын яхшырту, торак һәм дача участокларын хосусыйлаштыру кебек һ.б. кайнар темаларга багышланды.
“Мондый активлык мине сөендерә, - дип йомгак ясады ведомство башлыгы. – Димәк, кешеләр законнарны укыйлар, төрле карарларга, күрсәтмәләргә сылтамалар белән алар үз фикерләрен дәлилли алалар. Минем һәрвакытта да сүзем бер: кешеләр юридик яктан никадәр белемлерәк булса, түрәләр дә шулкадәр яхшырак эшләргә тиеш була, чөнки бу очракта алар форма өчен генә җавап биреп утыра алмаячаклар – төгәл җавап бирү өчен алардан тиешле гамәлләр башкару таләп ителә”.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте