Татарстан Республикасында бир кишәрлекләренә хак билгеләү буенча экспертлар төркемен төзү мәсьәләсе, аның буенча тиешле материалларның әзер булмавы сәбәпле, карауга кертелмәде. Моңа бәйле рәвештә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына Комитет карарларын һәм Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары, Комитет рәисе Р.Ф.Моратов йөкләмәләренең үтәлешен тикшерүдә тотуны көчәйтергә, дигән күрсәтмә бирелде.
Татарстан Республикасы Арбитраж суды карарына апелляция шикаяте буенча материалларның әзерлеге турында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов җиткерде.
Комитет утырышында шулай ук түбәндәге закон проектлары өйрәнелде:
1. “Татарстан Республикасы муниципаль номатив хокукый актлары регистры турында” Татарстан Республикасы Законының 3 һәм 4 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты.
2. “Физик культура һәм спорт турында” Татарстан Республикасы Законының 27 статьясына үзгәреш кертү хакында” Татарстан Республикасы законы проекты.
Ике закон проекты да хупланды һәм аларны эшләүчеләр тарафыннан Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына кертергә дигән тәкъдим ясалды.