Татарстан Республикасы Дәүләт Советы утырышында

2012 елның 11 октябре, пәнҗешәмбе
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының утыз өченче утырышы барышында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары – Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты җитәкчесе М.М.Ибәтов түбәндәге Татарстан Республикасы законнары проектлары белән таныштырды:
«Татарстан Республикасы Түбән Кама районы һәм Түбән Кама шәһәре буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьяларының суд участоклары чикләре турында» Татарстан Республикасы Законына кушымтага үзгәреш кертү хакында»;
«Татарстан Республикасында җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыруга гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында».
«Татарстан Республикасында җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар уздыруга гражданнарның хокукларын гамәлгә ашыру шартларын тәэмин итү турында» Татарстан Республикасы законы проекты “Җыелышлар, митинглар, демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар турында” 2004 елның 19 июнендәге 54-ФЗ номерлы Федераль закон таләпләрен үтәү максатларында әзерләнгән һәм сылтама рәвешендәге нормаларны үз эченә ала, анда бәян ителгәнчә, Россия Федерациясе субъектлары законнары белән пикетка чыккан затлар арасындагы рөхсәт ителгән минималь ара; махсус бирелгән урыннарны куллану тәртибе, аларның чик тулу нормалары һәм уздырылу турында хәбәрнамә бирү таләп ителмәгән гавами чараларда катнашучы затларның чик саны; җыелышлар, митинглар, урам йөрешләре, демонстрацияләр уздыру тыелган урыннарны, шул исәптән күрсәтелгән урыннарда гавами чаралар уздыру яшәүне тәэмин итү, транспорт яки социаль инфраструктура, элемтә объектларының эшләвен бозуга китерү, җәяүлеләр һәм (яки) транспорт чараларының хәрәкәтенә яисә гражданнарның торак урыннарына яки транспорт йә социаль инфраструктура объектларына керүенә тоткарлык тудырса, билгеләнә.
Тавыш бирү нәтиҗәсе буенча, күрсәтелгән закон проектлары Дәүләт Советы тарафыннан беренче укылышта кабул ителде.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International