Алабуга муниципаль районы җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү

2012 елның 12 октябре, җомга
2012 елның 11 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Хокук мәсьәләләре буенча җирле үзидарә органнары белән үзара хезмәттәшлекне оештыру департаменты, Татарстан Республикасы норматив хокукый актларының бердәм банкы, шулай ук Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре, Алабуга муниципаль районы җирле үзидарә органнарына хокукый һәм методик ярдәм күрсәтү максаты белән әлеге районга барып кайттылар.
Район җитәкчелеге тарафыннан оештырылган семинар-киңәшмәне Алабуга муниципаль районы башлыгы урынбасары З.Х.Сөнгатуллина алып барды. Чарада район Советы һәм башкарма комитетының җитәкчеләре һәм хезмәтләре белгечләре, район авыл җирлекләре башлыклары катнашты. Килгән белгечләр киңәшмә барышында җирле үзидарә турындагы законнардагы яңалыклар турында, муниципаль берәмлекләр уставларына үзгәрешләр кертү турында хокукый актлар кабул итү һәм теркәү эшен башкарганда барлыкка килә торган проблемалар хакында мәгълүмат бирделәр.
Семинар-киңәшмә барышында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы һәм Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре җирле үзидарә органнары вәкаләтләрен гамәлгә ашырганда район башкарма комитеты җитәкчелегендә һәм хезмәтләре белгечләрендә,  авыл җирлекләре башлыкларында туа торган кайбер сорауларга ачыклык керттеләр. Муниципаль тикшереп торуны башкару, муниципаль берәмлекләрне төзекләндерү кагыйдәләрен эшләү һәм кабул итү, муниципаль хокукый актларга коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне, муниципаль учреждениеләр эшчәнлеген оештыру, муниципаль норматив хокукый актлар регистрын алып бару һәм башка мәсьәләләрдә консультация ярдәме күрсәтелде.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International