Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясе утырышы

2012 елның 16 октябре, сишәмбе
Агымдагы елның 16 октябрендә видеоконференция тәртибендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышы булды, ул “Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасының үтәлешен тикшереп тору вәкаләтләрен гамәлгә ашыру турында” мәсьәләсенә багышланды.
Коллегияне Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов алып барды. Коллегия эшендә, аның әгъзаларыннан тыш, Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы рәисе М.З.Шакиров, Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе җитәкчесе урынбасары А.А.Нефедов, Татарстан Республикасы Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре идарәсенең оештыру бүлеге мөдире А.Ю.Панкратов, Татарстан Республикасы Прокуратурасының коррупциягә каршы тору турындагы законнарның үтәлешенә күзәтчелек бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Р.Р.Шакирҗанов, шулай ук республика дәүләт хакимияте башкарма органнары, җирле үзидарә органнары вәкилләре, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Коррупциягә каршы тору советы әгъзалары һәм гражданлык җәмгыятенең бүтән вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасының (алга таба – республика программасы) үтәлешен тикшереп тору вәкаләтләренең 2012 елның 9 аенда гамәлгә ашырылуы барышы турында җиткерде. С.Н.Столяров үз чыгышында Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте башкарма органнарында һәм җирле үзидарә органнарында уздырыла торган республика программаларын башкару эшенең уңай һәм тискәре яклары турында сөйләде.
Аерым алганда, программаның уңай яклары буларак, коррупциягә каршы тору мәсьәләләрендә республика программасын башкаручыларның югары дәрәҗәдә ачык булулары; республика программасын гамәлгә ашыру буенча бер квартал эчендә башкарылган эш турында мәгълүматның программаны башкаручылар тарафыннан 100% бирелүе, республика программасын башкаручылар арасыннан таләп ителгән мәгълүматны тапшыру срокларын бозучылар санының кимүе,программа чаралары исемлегендә билгеләнгән мәсьәләләрнең асылын һәм аларны хәл итү алымнарын бәян иткән төгәл мәгълүматны юллаучы башкаручыларның исемлеге арту ассызыкланды.
Кимчелекләрдән аерым башкаручылар тарафыннан республика программасының үтәлеше турында мәгълүмат әзерләүдәге формальлек, шулай ук программа үтәлеше турында мәгълүматны системалы рәвештә билгеләнгән вакытны бозып тапшыру (ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы, Лениногорск, Яңа Чишмә, Питрәч, Теләче һәм Тукай муниципаль районнары) күрсәтелде.
Коллегия утырышында шулай ук “Коррупциягә каршы тору өлкәсендә дәүләт идарәсен камилләштерүгә бәйле рәвештә Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” 329-ФЗ номерлы Федераль законны үтәү буенча республиканың муниципаль берәмлекләрендә башкарылган эш нәтиҗәләре анализланды.
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы тарафыннан җирле үзидарә органнары белән оештыру-методик эшләр үткәрелгәндә, коррупциягә каршы юнәлтелгән муниципаль норматив хокукый актлар чыгару Татарстан Республикасында түбән күрсәткечләргә ия. Бу хакта 329-ФЗ номерлы Федераль закон нигезләмәләренең җирле үзидарә органнары тарафыннан гамәлгә ашырылуы турында җиткерү белән бергә РФ Президентының Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкиле аппараты хәбәр итә.
Утырышта чыгыш ясаган А.Ю.Панкратов республика программасын башкаручыларның игътибарын ришвәтчелек күренешләре турында ММЧда урнаштырылган һәртөрле мәгълүматка мониторинг ясап бару һәм аерым алып тикшерү таләп ителүгә юнәлтте.
Ведомство һәм муниципаль норматив хокукый актларга һәм норматив хокукый актлар проектларына коррупциягә каршы экспертиза үткәрүне оештыру мәсьәләләре, шулай ук дәүләт органнарындагы һәм муниципаль берәмлекләрдәге коррупциягә каршы комиссияләр эшчәнлеге мәсьәләләре һәм республика программасында каралган бүтән мәсьәләләр каралды.
Коллегиягә йомгак ясап, 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасын гамәлгә ашыру буенча эшне көчәйтүгә юнәлтелгән чаралар исемлеген үз эченә алган карар кабул ителде.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International