ТР җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләрен укыту

2012 елның 18 октябре, пәнҗешәмбе
Быелгы елның 17 октябрендә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының киңәшмәләр залында Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре белән видеоконференция тәртибендә семинар-киңәшмә булды.
Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Юстиция министры урынбасары Н.В. Рагозина, җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру-хокук ягыннан тәэмин итү бүлеге җитәкчесе И.Ф.Нуриәхмәтов, җәмәгать судьялары эшчәнлеген тәэмин итү бүлеге җитәкчесе Н.Н. Хисмәтуллин, хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлеге җитәкчесе А.Г.Сафин катнашты.
Киңәшмә барышында төп игътибар җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләрен Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнарының ведомствоара бердәм электрон документлар әйләнеше системасында эшләргә өйрәтүгә бирелде.
Укуны Татарстан Республикасы мәгълүмат технологияләре үзәге хезмәткәре Ю.С.Глызина уздырды.
Шулай ук суд процессында катнашучыларга sms-белдерүләр җибәргәндә, җәмәгать судьялары интернет-сайтларына мониторинг уздырганда, эш башкаруны оештырганда һәм җәмәгать судьялары эшчәнлеген матди-техник яктан тәэмин иткәндә барлыкка килүче проблемалар турында да сөйләшү булды.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International