Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый совет утырышы турында
2012 елның 19 октябре, җомга
18 октябрьдә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның чираттагы утырышы булды. Утырышны Иҗтимагый совет рәисе А.Г.Гатауллин алып барды.
Утырышта, Иҗтимагый совет әгъзалары белән беррәттән, Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов һәм Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров катнашты. Иҗтимагый совет әгъзалары, Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасында билгеләнгән тәкъдимнәрне исәпкә алып, Иҗтимагый совет эшчәнлеген активлаштыру мәсьәләсе турында фикер алыштылар.
Югарыда аталган Указ нигезендә Россия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары каршында иҗтимагый советлар булдыруның яңа механизмнарын уйлап табу күз алдында тотыла.