Кайбер ТР муниципаль берәмлекләренең чикләрен үзгәртү мәсьәләсе буенча киңәшмә турында

2012 елның 19 октябре, җомга
2012 елның 18 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов җитәкчелегендә “Зеленодольск шәһәре” муниципаль берәмлеге чикләрен киңәйтү турында, шулай ук “Фәнни шәһәрчек” мөлкәт комплексының күпфатирлы йортларының кемгә каравы һәм Биектау муниципаль районы һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге чикләрен үзгәртү мөмкинлеге турындагы мәсьәләләр каралды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппараты, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппараты, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, Татарстан Республикасы Дәүләт торак инспекциясе, Казан шәһәре Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре комитеты, Казан шәһәре Архитектура һәм шәһәр төзелеше идарәсе, Татарстан Республикасы Зеленодольск һәм Биектау муниципаль районнары җирле үзидарә органнары һәм “Җир” республика кадастр үзәге” ААҖ вәкилләре катнашты.
Киңәшмә барышында оештыруга кагылышлы һәм хокукый мәсьәләләр турында фикер алышынды, шулай ук Зеленодольск шәһәре чикләрен киңәйтү буенча алга таба эшне башкару һәм “Фәнни шәһәрчек” мөлкәт комплексының күпфатирлы йортларында яшәүчеләрнең мөрәҗәгатьләрен карау максатларында хәл итүне таләп иткән төп бурычлар даирәсе билгеләнде.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International