Вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурс турында белдерү

2012 елның 23 октябре, сишәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР Менделеевск районының 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, ТР Чаллы шәһәренең 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Казан шәһәре Идел буе районының   3, 6 нчы суд участоклары җәмәгать судьялары аппараты консультанты, Казан шәһәре Киров районы 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппараты консультанты, Казан шәһәре Совет районы җәмәгать судьялары аппараты консультанты, Казан шәһәре Мәскәү районы 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече - канцелярия мөдире, Казан шәһәре Совет районы 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының 2 разрядлы өлкән белгече - канцелярия мөдире вакантлы дәүләт граждан хезмәте вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
Суд утырышы секретаре һәм консультант вазыйфасына квалификациягә карата таләпләр: югары юридик белем.
2 разрядлы өлкән белгеч - канцелярия мөдире вазыйфасына квалификациягә карата таләпләр: эшчәнлек юнәлешенә туры килә торган урта һөнәри белем яки югары һөнәри белем.
Документлар 2012 елның 23 октябреннән 12 ноябренә кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Конкурсны үткәрү өчен күз алдында тотылган көн – 2012 елның 28 ноябре. Конкурсның үткәрелү урыны – ТР Юстиция министрлыгының конференцияләр залы, 3 кат.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-51-48, 292-38-15 телефоннары аша белергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International