Туп – уңга, сулга…

2012 елның 23 октябре, сишәмбе
Узган 20 октябрь шимбәсендә, Казанда Бокс һәм теннис үзәгендә Татарстан башкарма хакимияте органнары һәм дәүләт органнары аппаратлары хезмәткәрләре спартакиадасы кысаларында пинг-понг өстәл теннисы буенча ярышлар узды.
Кечкенә ракетка тотып уйнау осталыгы булган иң яхшылар исемен дауларга 28 команда теләк белдергән! Шуңа күрә кискен, юл куешу булмаган көч сынашуларда Юстиция министрлыгы командасы яулаган сигезенче урынны начар булмаган, охшатып кабатларга лаек нәтиҗә дип бәяләргә кирәк.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International