ТР Чүпрәле муниципаль районы җәмәгать судьясының яңа бинасын карап кайту

2012 елның 30 октябре, сишәмбе
2012 елның 26 октябрендә ТР юстиция министры М.М.Корманов, министр урынбасары Н.В.Рагозина ТР Югары суды рәисе И.И.Гыйләҗев һәм ТР Чүпрәле муниципаль районы башлыгы Т.Д.Ногоманов белән бергә ТР Чүпрәле муниципаль районы җәмәгать судьясының яңа бинасы белән таныштылар.
Җәмәгать судьясының бердәнбер суд участогы озак еллар дәвамында федераль суд бинасында урнашкан иде, ә булган бина, төзекләндерү эшләренә финанс чаралары булмау сәбәпле, кулланылышка тапшырыла алмады. ТР Президентының, ТР юстиция министрының һәм ТР Югары суды рәисенең актив ярдәме белән акча бүлеп бирелде һәм бинаны ремонтлау эшләре башкарылды.
Элек суд участогы биләп торган мәйдан 30 кв.метрны тәшкил итә иде. Хәзер исә җәмәгать судьясы һәм аның аппараты 213 кв.метр мәйданны били.
М.М.Корманов һәм И.И.Гыйләҗев суд участогының яңа урнашу шартларын нигездә хупладылар. Мондый уңайлыклар җәмәгать судьясы һәм аның аппараты өчен генә түгел, ә Чүпрәле муниципаль районы гражданнары өчен дә тудырылды.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
   
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International