Удмурт Республикасы белән чиктәш җирдә Татарстан Республикасы чикләрен тәгаенләү турында

2012 елның 26 октябре, җомга
2012 елның 26 октябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов җитәкчелегендә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2012 елның 9 июлендәге 1150-р номерлы карары белән Татарстан Республикасы чикләрен Удмурт Республикасы белән чиктәш җирдә үзгәртү таләп ителү мәсьәләсен карау буенча оештырылган эшче төркем утырышы булды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Федераль дәүләт теркәве, кадастр һәм картография хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе, Татарстан Республикасы Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы, республиканың Кукмара, Әгерҗе һәм Менделеевск муниципаль районнары җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты.
Киңәшмә нәтиҗәләре буенча Әгерҗе, Кукмара һәм Менделеевск муниципаль районнары җирле үзидарә органнары вәкилләренә, югарыда күрсәтелгән мәсьәләләрне күздә тотып, Удмурт Республикасына күчмә чаралар әзерләү максатларында, Татарстан Республикасы районнары чикләренең Удмурт Республикасы белән чиктәш җирдә узуына төгәллек кертү буенча кирәкле картографик материал һәм тәкъдимнәрне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгына тапшырырга тәкъдим ителде.
 
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International