“Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать судьяларының гомуми саны һәм суд участокларының исәбе турында” ФЗның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында

2012 елның 14 ноябре, чәршәмбе

2012 елның 12 ноябрендә Россия Федерациясе Президенты В.В.Путин “Россия Федерациясе субъектларында җәмәгать судьяларының гомуми саны һәм суд участокларының исәбе турында” ФЗның 1 статьясына үзгәрешләр кертү хакында” 184-ФЗ номерлы Федераль законга кул куйды, аның нигезендә Татарстан Республикасында җәмәгать судьяларының саны һәм шуңа тигез суд участоклары саны 182 дән 188 гә кадәр арттырыла.
Закон Дәүләт Думасы тарафыннан 2012 елның 26 октябрендә кабул ителгән һәм Федерация Советы тарафынанн 2012 елның 31 октябрендә хупланган.
Суд участокларының санын арттыру җәмәгать судьяларына булган йөкләнешне киметергә тиеш, бу исә үз чиратында эшләрне үз вакытында һәм сыйфатлы карау өчен нигез булачак.

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International