Бүген, 2012 елның 20 ноябрендә, Татарстан Республикасы Лаеш районы җәмәгать судьялары суд участокларының капиталь ремонттан соң җәмәгать судьялары аппараты күченгән яңа биналарын тантаналы ачу булды.
Ачу тантанасында Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов, Татарстан Республикасы Югары Суды рәисе И.И.Гыйләҗев, Лаеш муниципаль районы башлыгы М.П.Афанасьев, шулай ук кайбер ТР район судлары рәисләре катнашты.
Лаеш районы суд участоклары озак еллар дәвамында районның башка хезмәтләре белән бер бинада эшләде. Бүген исә ике суд участогы аерым бинага урнашты. Монда һәрнәрсә суд эше башкару өчен җайлаштырылган: суд утырышлары алып бару өчен һәр судьяның үз залы, канцелярия, стеллажлар куелган архив бүлмәсе бар. Барлык бүлмәләр дә яңа җиһаз, оргтехника һәм компьютерлар белән җиһазландылган.
Бүлмәләргә ясалган ремонтның сыйфатлы һәм җәмәгать судьялары, аларның аппаратлары өчен тудырылган эш шартларының уңайлы булуын республиканың Юстиция министрлыгы, шулай ук ТР Югары Суды җитәкчелеге билгеләп узды.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте