2012 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды. Анда «Законлылык һәм хокук тәртибе комитетының «Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары эшчәнлеген оештыру һәм матди-техник тәэмин итү турында» 2011 елның 20 маендагы 53 нче карарын үтәү барышы хакында» мәсьәлә каралды.
Фикер алышуга чыгарылган мәсьәләгә кагылышлы нотык белән Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары Н.В. Рагозина чыгыш ясады. Ул Министрлыкның бу юнәлештә 2011-2012 елларда башкарылган эше нәтиҗәләрен яктыртты, хәзерге көндә хәл итүне таләп иткән мәсьәләләр белән таныштырды һәм 2013-2015 елларга җәмәгать юстициясен үстерү программасын тормышка ашыру кысаларында планлыштырылган чаралар турында мәгълүмат җиткерде.
Министр урынбасары Н.В.Рагозинаның доклады игътибарга алынды һәм Комитет әгъзалары тарафыннан хупланды.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте