2012 елның 20 ноябрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров җитәкчелегендә квалификация (аттестация) комиссиясе утырышы булды.
Аттестация узу Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының 3 дәүләт граждан хезмәткәренә рөхсәт ителде.
Комиссия әгъзалары аттестацияләнүчеләргә бирелгән бәяләмәләр турында фикер алыштылар һәм бирелгән сорауларга җаваплар тыңладылар.
Аттестация комиссиясе тавыш бирү нәтиҗәләре буенча түбәндәге карар чыгарды: Министрлыкның аттестация узуга кертелгән барлык белгечләре дә үзләре биләп торган дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры киләләр.
Квалификация (аттестация) комиссиясе әгъзалары шул ук көнне Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы аппаратының 3 дәүләт граждан хезмәткәренә квалификация имтиханын үткәрделәр һәм белеменә, тәҗрибәсенә һәм осталыгына (һөнәри дәрәҗәсенә) бәя бирделәр.
Кандидатларны алар тарафыннан тапшырылган белеме, граждан хезмәте узу, хезмәт эшчәнлеген башкару турындагы документларга нигезләнеп бәяләү нәтиҗәләре буенча, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының имтиханга кертелгән барлык белгечләре дә квалификация имтиханын тапшырдылар һәм чираттагы класслы чин бирүгә тәкъдим ителделәр.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте