2012 елның 1 декабрендә, юристларның һөнәри бәйрәме алдыннан, Татарстан Республикасы юстиция министры, Россия юристлары ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе М.М.Корманов РФ Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсе хезмәткәрләре белән очрашты. Ул Россия юристлары ассоциациясе эшчәнлеге, Ассоциациянең устав бурычлары һәм максатлары турында сөйләде, РЮАнең Татарстандагы төбәк бүлеге эше турында мәгълүмат җиткерде һәм катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
Очрашу Татарстан Республикасы буенча РФ Тикшерү комитеты теләге белән оештырылды. М.М.Корманов хезмәттәшләрен бәйрәм – Юристлар көне белән тәбрик итте, тикшерү органнарында эшләүчеләргә җиңел булмаган хезмәтләрендә уңышлар теләде һәм Россия юристлары ассоциациясенә керергә өндәде.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте