Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында «Хокук атнасы»н йомгаклау

2012 елның 3 декабре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында 2012 елның 27 ноябреннән алып «Хокук. Бар» дип аталган «Хокукый белем атналыгы» н рәсми ябу тантанасы булды.
Чара кысаларында атна дәвамында Казан шәһәренең 5 уку йортында студентларга юридик ярдәм күрсәтү буенча юридик клиникалар эшләде, Сперанский исемендәге вузара олимпиада, Казан шәһәрендә 9-10 сыйныфлар укучылары өчен хокук дәресләре үткәрелде, Коррупциягә каршы республика яшьләр форумы һәм башка чаралар узды.
«Хокукый белем атналыгы» н йомгаклау очрашуын Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов сәламләү сүзеннән башлады. Министр һәркемне дә Юристлар көне белән котлады һәм халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтүдә актив катнашкан юридик клиникаларга, шулай ук гражданнарга хокукый белем таратуны күз алдында тоткан социаль яктан әһәмиятле проектларны тормышка ашырган өчен рәхмәт хатлары тапшырды. Аннары Сперанский исемендәге олимпиада җиңүчеләр һәм катнашучылар дипломнар һәм бүләкләр белән бүләкләнде.
Чараны йомгаклап, рәхмәт хатлары «Синең вузда түләүсез юридик ярдәм көне» акциясендә катнашкан юридик клиникалар вәкилләренә, «Хокук атнасы»н уздыру өчен мәйданнар оештырган вузларга һәм «Хокук атнасы»н оештырган студентларга рәхмәт хатлары тапшырылды.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International