Бүген, 2012 елның 5 декабрендә, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының утырышлар залында видеоконференция тәртибендә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре белән «Суд тарафыннан җинаять эшләрен карау нәтиҗәләрен җәмәгать судьяларына күрсәтү» темасына укыту семинар-киңәшмәсе булды.
Семинар ТР Юстиция министрлыгы тәкъдиме буенча Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгының Мәгълүмат үзәге белән берлектә оештырылды.
Җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре алдында Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Мәгълүмат үзәге җитәкчесе А.Л.Тянулина, Татарстан Республикасы буенча ЭЭМның Мәгълүмат үзәге АПУ җитәкчесе урынбасары А.И.Гыйльметдинова чыгыш ясады. Алар үз чыгышлары барышында җәмәгать судьялары тарафыннан ТР буенча ЭЭМның Мәгълүмат үзәгенә тапшырыла торган хисапның статистик формаларын тутырганда җәмәгать судьялары аппараты хезмәткәрләре практикасында була торган четерекле мәсьәләләргә тукталдылар.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте