Экспертлар советы утырышында

2012 елның 10 декабре, дүшәмбе

Бүген, 2012 елның 10 декабрендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитетының Экспертлар советы утырышы булды. Анда өч Татарстан Республикасы законы проекты каралды: «Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында»;
«Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында»;
«Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 7.3 һәм 8.1 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында».
«Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 3.2 статьясына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проектына карата Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе күрсәтмәләр бирде. Закон проекты, фикер алышынганнан соң, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Аппаратының Хокук идарәсе күрсәтмәләрен исәпкә алып хупланды һәм алга таба ул Хокукый мәсьәләләр буенча ведомствоара координацияләү комитеты каравына кертеләчәк.
«Татарстан Республикасы Экология кодексына үзгәрешләр кертү турында» һәм «Административ хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 7.3 һәм 8.1 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында» Татарстан Республикасы законы проектлары эшләп бетерү өчен кире кайтарылды.
Экспертлар советы утырышын Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов алып барды.

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International