2020 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокукый мәгълүматлаштыру һәм компьютер системалары бүлегенең әйдәп баручы белгече вазыйфасына дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан ителә.
Квалификация таләпләре:
әзерлекнең (белгечлекнең) түбәндәге юнәлешләре буенча югары белем:
магистрларга, бакалаврларга:
«Информатика һәм исәпләү техникасы», «Компьютер һәм мәгълүмат технологияләре», «Мәгълүмати иминлек», «Электроника, радиотехника һәм элемтә системалары», «Мәгълүмати технологияләр», «Гамәли математика һәм информатика», «Мәгълүмат системалары», «Математика», «Дәүләт һәм муниципаль идарә " юнәлешләре буенча югары белем;
белгечләргә: «Мәгълүмат куркынычсызлыгы», «Мәгълүматны саклау технологиясе», «Мәгълүмат объектларын комплекслы яклау», «Автоматлаштырылган системаларның мәгълүмати куркынычсызлыгын комплекслы тәэмин итү», «Техник разведкаларга каршы тору», «Мәгълүматны эшкәртү һәм идарә итүнең автоматлаштырылган системалары», «Автоматлаштырылган проектлау системалары», «Оештыру-техник системаларда операцияләрне модельләштерү һәм тикшерү», «Гамәли математика һәм информатика», «Математик тәэмин итү һәм мәгълүмат системаларын администрацияләү» белгечлекләре буенча югары белем.
Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат "Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы" федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/ http://gossluzhba.gov.ru/
Конкурста катнашу өчен гаризаны, кирәкле документларны кушып, 2020 елның 6 апреленә кадәр түбәндәге адрес буенча конкурс комиссиясе секретаре кабул итә:
Казан шәһәре, Кремль ур., 16 йорт, каб. 109.
Конкурс комиссиясе утырышы 2020 елның 28 апрелендә (якынча) узачак.
Конкурс үткәрү вакытында конкурс комиссиясе кандидатларны Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында «Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертелүгә) конкурс үткәрү турындагы нигезләмәне раслау хакында» 2018 елның 28 июнендәге 55 од номерлы боерыгы белән расланган Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертелүгә) конкурс уздыру турындагы нигезләмәдә каралган тест нәтиҗәләре һәм шәхси әңгәмә нәтиҗәләре нигезендә бәяли.
Кандидат тестка әзерләнү өчен "Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы" федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында үз һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен конкурс кысаларыннан тыш беренчел тест узарга мөмкин http://gossluzhba.gov.ru/http://gossluzhba.gov.ru/