Бүген, 2012 елның 14 декабрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышы булды, анда «Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору турында» Татарстан Республикасы Законын гамәлгә ашыру хакында» мәсьәлә каралды.
Фикер алышу өчен тәкъдим ителгән мәсьәлә буенча Татарстан Республикасы юстиция министрының беренче урынбасары С.Н.Столяров нотык сөйләде. Үз чыгышында ул депутатларга Татарстан Республикасының коррупциягә каршы сәясәтен гамәлгә ашыруда Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының катнашуы турында җиткерде, аерым алганда, Министрлыкның бу юнәлештә башкарылган эше нәтиҗәләрен яктыртты, бүгенге көнгә хас проблемалы мәсьәләләрне билгеләде һәм 2012-2014 елларга коррупциягә каршы комплекслы республика программасын гамәлгә ашыру кысаларында планлаштырылган чаралар турында мәгълүмат бирде.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте