Бу көнне «Бердәм Россия» партиясенең урындагы бүлекләренең җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәләрендә, «Бердәм Россия» партиясе Рәисе Д.А. Медведевның төбәктә җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә, Россия Президентының Татарстан Республикасында кабул итү бүлмәсендә, шулай ук Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләрендә Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлегенә караган халыкка түләүсез юридик ярдәм күрсәтү үзәкләрендә халыкка бөтен республика буенча түләүсез юридик ярдәм күрсәтеләчәк.
Халыкны кабул итү тулы эш көне дәвамында Казан шәһәрендә иртәнге 9 дан алып кичке 5 кә кадәр, районнар һәм башка шәһәрләрдә – иртәнге 8 дән кичке 4 кә кадәр уздырыла.
Юрист-консультантлар Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы органнары, Татарстан Республикасы Конституция суды аппараты, РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчелеге һәм белгечләреннән, адвокатлар, нотариуслардан гыйбарәт булачак.
Татарстан Республикасы юстиция министры М.М.Корманов, РФ Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Г.И.Сергеева, Татарстан Республикасы прокуроры урынбасары Г.С.Галимов, Татарстан Республикасы Конституция суды аппараты җитәкчесе А.Л.Васин гражданнарны көн дәвамында Кремль урамындагы 12/20 нче йортта урнашкан Россия Президентының Татарстан Республикасында кабул итү бүлмәсендә кабул итәчәкләр.
Татарстан Республикасы юстиция министры, Россия юристлар ассоциациясенең Татарстан төбәк бүлеге рәисе М.М.Корманов тарафыннан расланган дежур тору графигы, шулай ук түләүсез консультацияләр бирү пунктлары һәм үзәкләре турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының «Россия юристлар ассоциациясе» бүлегенә http://minjust.tatar.ru/rus/oppriemn.htm адресы буенча урнаштырылган.