Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының квалификация (аттестация) комиссиясе утырышында

2012 елның 20 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген, 2012 елның 20 декабрендә, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында квалификация (аттестация) комиссиясенең чираттагы утырышы булды, аны Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары, Юстиция министрлыгының квалификация (аттестация) комиссиясе рәисе Н.В.Рагозина алып барды.
Аттестациягә Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының 21 дәүләт граждан хезмәткәре кертелде.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча аттестация комиссиясе әгъзалары бертавыштан: Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары аппаратының аттестациягә кертелгән барлык дәүләт граждан хезмәткәрләре биләп торган дәүләт граждан хезмәте вазыйфаларына туры киләләр, дигән карар чыгарды.
ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International