Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең юридик хезмәтләре хезмәткәрләрен укыту семинары

2012 елның 21 декабре, җомга

2012 елның 21 декабрендә Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләренең юридик хезмәтләре хезмәткәрләрен укыту буенча чираттагы семинар булды. Ул ТР Юстиция министрлыгының утырышлар залыннан видеоконференция рәвешендә узды.
Семинарның темасы Татарстан Республикасы җирле үзидарә органнарының хокук төзү эшчәнлегендәге четерекле проблемаларга багышланды. Семинарда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы, Россия Федерациясе Юстиция министрлыгының Татарстан Республикасы буенча идарәсе вәкилләре катнашты.
Семинарда катнашучылар җирле үзидарә органнарының норма төзү эшчәнлеген гамәлгә ашырганда барлыкка килә торган проблемалы мәсьәләләргә тукталдылар, шулай ук аларны бетерү һәм булдырмауга караган тәкъдимнәрен белдерделәр.
Семинар ахырында Татарстан Республикасы юстиция министры урынбасары М.М. Ибәтов үз чыгышында җирле үзидарә органнарына республика дәүләт хакимияте органнары, Татарстан Республикасы Прокуратурасы органнары белән тыгыз багланышларда торырга дигән максат куйды һәм барлык катнашучыларны якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

ТР Юстиция министрлыгының матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International