Вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурс турында белдерү
2013 елның 9 гыйнвары, чәршәмбе
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР Алабуга районы һәм Алабуга шәһәре 2 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре, Казан шәһәре Мәскәү районының 4 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре һәм Казан шәһәре Киров районының 5 нче суд участогы җәмәгать судьясы аппаратының суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
Квалификациягә карата таләпләр: югары юридик белем.