Дәүләт органнары һәм башкарма хакимияте органнары хезмәткәрләре спартакиадасында ТР Юстиция министрлыгы командасы йомгаклары

2013 елның 10 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы дәүләт органнары һәм башкарма хакимияте органнары хезмәткәрләренең 2012 ел дәвамында үткәрелгән II спартакиадасы йомгаклары буенча ярышларда катнашкан 34 командадан Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасы гомуми зачетта, 204 очко җыеп, 6 нчы урынны алды. Спорт төрләре буенча зачетта Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы түбәндәге нәтиҗәләргә иреште:
Шахмат – 6 урын (22 очко)
Дартс – 9 урын (17)
Волейбол – 9-16 урын (20)
Йөзү – 8 урын (26)
Җиңел атлетика эстафетасы – 8 урын (26)
Мини-футбол – 9-16 урын (20)
Өстәл теннисы – 8 урын (26)
Боулинг – 6 урын (22)
Бильярд – 29-17 урын (5)
Баскетбол – 9-16 урын (20)

Яңа 2013елда Дәүләт органнары һәм башкарма хакимияте органнары хезмәткәрләренең III спартакиадасында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы командасына яңа уңышлар!
Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International