Вакантлы вазыйфаны биләп торуга конкурс турында белдерү

2013 елның 15 гыйнвары, сишәмбе

Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы ТР Менделеевск районының 1 нче, 2 нче суд участоклары җәмәгать судьялары аппараты консультатының һәм ТР Менделеевск районының 1нче суд участогы җәмәгать судьялары аппараты суд утырышы секретаре дәүләт граждан хезмәте вакантлы вазыйфасын биләп торуга конкурс игълан итә.
Квалификациягә карата таләпләр: “юриспруденция” белгечлеге буенча югары һөнәри белем.
Документлар 2013 елның 15 гыйнварыннан алып 04 февраленә кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, аш вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Конкурсны үткәрү өчен күз алдында тотылган көн – 2013 елның 20 феврале. Конкурсны үткәрү урыны – ТР Юстиция министрлыгының конференцияләр залы, 3 кат.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International