Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы дәүләт граждан хезмәтенең мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге башлыгы, кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы урынбасары вазыйфасына конкурс игълан итә.
Мәгълүмат-аналитика эше, координация һәм планлаштыру бүлеге башлыгы вазыйфасына квалификация таләпләре: “юриспруденция” белгечлеге буенча югары һөнәри белем, дәүләт хезмәтенең әйдәүче яисә өлкән төркеме вазыйфаларында кимендә ике ел дәүләт хезмәте стажы яисә белгечлек буенча кимендә өч ел хезмәт стажы.
Кадрлар һәм дәүләт хезмәте бүлеге башлыгы урынбасары вазыйфасына квалификация таләпләре: “юриспруденция” белгечлеге буенча югары һөнәри белем дәүләт хезмәтенең өлкән яисә кече төркеме вазыйфаларында кимендә бер ел дәүләт хезмәте стажы яисә белгечлек буенча кимендә ике ел хезмәт стажы.
Документлар 2013 елның 15 гыйнварыннан алып 04 февраленә кадәр Казан ш., Кремль ур., 16 йорт, 101 нче бүлмә адресы буенча кабул ителә. Дүшәмбе – пәнҗешәмбе 9.00 дан 18.00 гә кадәр, җомга 9.00 дан 16.45 кә кадәр, төшке ял вакыты 13.00 дән 13.45 кә кадәр.
Конкурсны үткәрү өчен күз алдында тотылган көн – 2013 елның 20 феврале. Конкурсны үткәрү урыны – ТР Юстиция министрлыгының конференцияләр залы, 3 кат.
Вакантлы вазыйфаны биләп торуга дәгъвачыга карата куелган таләпләр, граждан хезмәтен узу шартлары, конкурсны үткәрү турында нигезләмә “Кадрлар сәясәте” бүлегенең "Конкурс документлары" бүлекчәсендә урнаштырылган.
Конкурс турында тулы мәгълүматны 292-38-15 телефоны аша белергә мөмкин.