2013 елның 22 гыйнварында Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында дәүләт граждан хезмәтенең Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгының Балигъ булмаганнарның эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе эшчәнлеген тәэмин итү секторының әйдәүче киңәшчесе вакантлы вазыйфасын биләүгә конкурс уздырылды.
Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча конкурс комиссиясе әгъзаларының иң күп тавышын Хисматова Эльвина Рәшит кызы алды һәм конкурста җиңүче дип танылды.
ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге