“Балалар университеты”нда юридик ярдәм

2013 елның 24 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2013 елның 20 гыйнварында, "Балалар университеты" К(И)ФУ проекты кысаларында Россия юристлары ассоциясенең Татарстан төбәк бүлекчәсе каршындагы Яшь юристлар Советы әгъзалары Балалар университетына йөрүче балаларның ата-аналары өчен түләүсез юридик консультация уздырдылар.
Бу юлы ата-аналарга юридик ярдәм күрсәтүгә ТИСБИ студентлары Әхмәтханов Ранис һәм Вельмяткин Артем да җәлеп ителде.
Дәресләр башланыр алдыннан Совет рәисе урынбасары Руслан Галиуллин балаларны дүртенче уку чиреге башлану белән чын күңелдән котлады һәм аларга Балалар университеты каршындагы түләүсез юридик консультация пунктының эше турында хәбәр итте, әлеге пунктны Яшь юристлар Советы әгъзалары үз инициативалары буенча оештырганнар иде.
Яшь юристлар 2011 елдан алып ай саен Балалар университетына йөрүче балаларның ата-аналары өчен түләүсез юридик консультация үткәрәләр.
Түләүсез юридик консультацияне шулай ук Балалар университетының Интернет-сайты аша электрон рәвештә дә алырга мөмкин.

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International