Эксперт советы утырышында

2013 елның 28 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген, 2013 елның 28 гыйнварында, Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгында Хокук мәсьәләләре буенча ведомствоара координация комитетының Эксперт советы утырышы уздырылды, анда 8 закон проекты каралды, шул исәптән 4 федераль закон проекты.
Фикер алышканнан соң Эксперт советы әгъзалары түбәндәге закон проектларын хупладылар:
“Админстратив хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 14.43 статьясына үзгәреш кертү хакында” (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы);
“Админстратив хокук бозулар турында Татарстан Республикасы кодексының 7.3 һәм 8.1 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Хайваннар дөньясы объектларын саклау һәм алардан файдалану идарәсе) – кабат;
“Татарстан Республикасында халыкка адреслы социаль ярдәм турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы);
“Татарстан Республикасы Чаллы шәһәре буенча Татарстан Республикасы җәмәгать судьялары суд участокларының чикләре турында” Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында” (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы);
“Татарстан Республикасы муниципаль районнары һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарына күпфатирлы йортларны өлешле төзү өлкәсендә дәүләт тикшереп торуын һәм күзәтчелеген гамәлгә ашыру буенча Татарстан Республикасы дәүләт вәкаләтләрен бирү турында” Татарстан Республикасы Законының 8 статьясына үзгәреш кертү хакында” (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Төзелеш күзәтчелеге инспекциясе).
Түбәндәге федераль закон проектлары эшләп бетерү өчен җибәрелде: “Россия Федерациясе Торак кодексының 50 һәм 76 статьяларына үзгәрешләр кертү хакында” (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы);
“Россия Федерациясендә сәүдә эшчәнлеген дәүләт тарафыннан җайга салу нигезләре турында” Федераль законның 10 статьясына үзгәреш кертү хакында” (әзерләүчесе –Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы);
“Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында” (РФ ҖК һәм РФ КоАПка үзгәрешләр кертү өлешендә” ) (әзерләүчесе – Татарстан Республикасы Юстиция министрлыгы).

ТР Юстиция министрлыгы Матбугат үзәге

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International